Бертуган эшмәкәр Гыйлаҗевлар котлый
Бертуган эшмәкәр Гыйлаҗевлар
Бертуган эшмәкәр Гыйлаҗевлар
«Затлы» сәүдә үзәгендә эшләүче хатын-кызларны, районыбызның гүзәл затларын ихлас күңелдән якынлашып килүче 8 март бәйрәме белән котлый. Хатын-кыз – ул тулы бер дөнья, аның күңеленә мәхәббәт тә, гүзәллек тә, йомшаклык та, кыюлык та, Ана хисләре дә, гаилә учагы җылысы да сыйган. Саный китсәң, болар гына да түгел: хатын-кыз – «Серле дөнья» ул. Күңелләрегездән шатлык-куаныч, тәнегездән саулык-сәламәтлек, йорталырыгыздан иминлек-байлык китмәсен, өстәлләрегез һәрчак мул булсын. Бәйрәм белән сезне хөрмәтле хатын-кызларыбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев