Әтнә таңы

Бездән ерак, дип тынычланмыйк

Кош гриппы турында быел газетабыз битләрендә язып чыккан идек инде.

Әлеге язмада 2020 елда Татарстан республикасының Буа, Мөслим, Чүпрәле районнарындагы шәхси хуҗалыкларда кош гриппы очраклары булу язылган иде. Узган атнада Рәсәй телевидениесенең яңалыклар тапшыруында кабат кайбер төбәкләрдә кош гриппы теркәлүе хакында хәбәр иттеләр. Безнең якларда хәлләр ничегрәк, шул хакта район ветеринария берләшмәсенең мал табибы Сәлих Шаһиевтан сораштык.

– Быел Татарстанда кош гриппы әлегә теркәлмәде. Шулай да кош-корт асраган кешеләргә аеруча сак булырга киңәш итәбез. Чөнки 2021 елда Россиядә – 15 очрак кош гриппы теркәлде. Бу – Әстерхан, Төмән, Чиләбе, Дагестан, Краснодар өлкәләрендә.

– Кош гриппы тиз тарала торган вирусмы?

Реклама

– Кызганычка каршы, авыру грипп башка таза кошларга тиз күчә. Шәхси хуҗалыкларда тавык, үрдәк, каз hәм күркә асраучылар ветеринар-санитария таләпләрен үтәргә тиеш. Кошкорт асрау өчен сарай hәм анын янындагы әйләнә-тирә чиста булырга тиеш. Кошлар ишегалдында яки урамда йөрергә тиеш түгелләр. Алар йөри торган әйләнә-тирәне сетка белэн әйләндереп алырга кирәк. Кошларга азык калдыклары биргән очракта ул пешерелеп бирелергә тиеш.

– Әгәр кош-корт үлсә нишләргә?

– Тиз арада аның турында мал табибларына хәбәр итү сорала. Кош ите яки йомырка сатып алганда да аның ветеринар-санитария экспертиза үткән булуы мөһим. Кулланыр алдыннан йомырка кабыгын сабынлы су белән юылырга тиеш.

Ашар өчен йомырканы 100 градус кайнар суда – 10, ә итне - 30 минуттан да ким пешерергә ярамый.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: