Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Безнекеләр

Яшь буынга экологик белем һәм тәрбия бирүне пропагандалауда үзебездән беркадәр өлеш кертү максатыннан инде дүртенче ел рәттән, «Яшел бишек» дигән иҗади конкурс уздырып киләләр.

Анда балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен – «Табигать белеме», башлангыч сыйныф укытучылары өчен – «Әйләнә-тирә дөнья», ә югары сыйныфларда эшләүче мөгаллимнәр өчен «Биология», «География», «Экология» номинацияләрен тәкъдим итеп, үзенчәлекле язмаларга бәйге оештырыла. Ни хикмәт: инде ничә еллар бәйгебезнең соңгы өч номинациясенә дә, биология, география укытучыларына караганда, тәрбиячеләрдән, башлангыч сыйныф, татар теле әдәбияты мөгаллимнәреннән язмалар күбрәк килә. Ел да җиңүчеләре арасында да бу фән укытучылары күбрәк. Бу хакта бүләкләү тантанасында КФУ профессоры, педагогика фәннәре докторы Илгизәр Тимергали улы Гайсин да искәртеп узды. Киләчәктә география, биология, җәмгыять белеме, рус теле һәм әдәбияты укытучылары да «Яшел бишек» бәйгесен үз итә төшсеннәр, язмалары белән катнашырга атлыгып торсыннар иде.

Әлеге бәйгедә безнең районнан  Алия Габдулла кызы САДРИЕВА, Дания Юныс кызы ХАЛИКОВА белән Рәмзия Вәдүт кызы ШӘРИФҖАНОВА катнаштылар. 

«География» номинациясе буенча: Әтнә районы Күәм урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алия Габдулла кызы САДРИЕВА. «Әтнәм – туган яккаем» дигән язмасы өчен.

«Биология» номинациясе буенча: Әтнә районы Иске Өҗем төп мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучылары Дания Юныс кызы ХАЛИКОВА белән Рәмзия Вәдүт кызы ШӘРИФҖАНОВА. «Без һәрнәрсә өчен җаваплы» дигән язма өчен.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев