Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Биектау районында карантин кертелде

Чикләүләр Биектау авылының аерым территориясендә һәм Биектау тимер юл станциясе бистәсе территориясендә кертелде.

 Биектау районының аерым территориясендә котыру авыруына каршы карантин кертелде. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хактагы указны имзалаган.

«Татарстан Республикасы Биектау районы Биектау тимер юл станциясе һәм Биектау авылының Таһир Биккинеев урамы территориясендә хайваннарда котыру авыруына бәйле вазгыятьнең имин булмавы аркасында карантин кертергә», - диелә документта.

Документта күрсәтелгән территорияләрдә йорт хайваннары белән сату итәргә, аларны читкә чыгарырга ярамый. Моннан тыш, авыру хайваннарны ит өчен сую һәм аларның сөтен куллану, сәламәт хайваннарның пастеризацияләнмәгән сөтен сату һәм куллану, сәламәт хайваннарның тиресен һәм йонын дезинфекция ясамыйча читкә чыгару тыела.

Чикләүләр авыруның соңгы очрагы теркәлгәннән соң 2 ай узгач гамәлдән чыгарылачак.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/29-12-2020/biektau-rayonynda-kotyru-avyruyna-karshy-karantin-kertelde-5796178

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев