Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

«БиЮ» дискотекасы: Яшьләр өчен яңа формат!

«Туган ягым» мәдәният һәм ял паркында яшьләр өчен «БиЮ» дискотекасы узды. Бу гади генә кичә түгел, ә чын иҗат мәйданчыгы, яңа дуслыклар һәм онытылмаслык хатирәләр кичәсе булды.

 Дискотеканың үзенчәлеге шунда — аны Алдынгылар хәрәкәте катнашучылары һәм диджейлар мәктәбе укучылары - Лизасолд һәм Смасад белән бергәләп оештырды. Яшьләр үзләре сценарий уйлады, музыка сайлады, бизәлеш әзерләде һәм, әлбәттә, бөтен кичәне алып барды.
— Без моны үзебез өчен, үзебезнең дусларыбыз өчен эшләдек, — ди оештыручыларның берсе. — Һәм бу безнең өчен зур тәҗрибә булды!
Диджей мәктәбе укучылары исә чын профессиональларча эш алып барды — заманча татар һәм рус музыкасы, хитлар, яңа ремикслар — барысы да бер
Дискотека бары тик бию генә түгел иде. Паркта махсус мәйданчыклар эшләде, анда һәркем үзенең күңеленә якын булган шөгыль таба алды:
- Беләзек ясау — төрле төстәге резинкалар ярдәмендә катнашучылар үз куллары белән уникаль бизәнү әйберләре ясады. Һәр беләзек — үзенчәлекле, автор эше!
- Хна белән тәнгә рәсем төшерү — бу мастер-класс аеруча кызларга ошады. Остазлар милли орнаментлар, чәчәк рәсемнәре, заманча узорлар төшерергә өйрәтте. Хна белән ясалган рәсемнәр берничә көн тора, шуңа күрә бу вакытлыча татуировка кебек — бәйрәмдән соң да хатирә булып кала.
- Кроссовкалар бизәү — иң оригиналь мастер-класс! Катнашучылар үз кроссовкаларын акрил буяулар, маркерлар, ялтыравыклар белән бизәде. Гади аяк киеме чын сәнгать әсәренә әверелде! Мондый кроссовкаларны беркемдә дә күрмисез!
- Ялтыравыклар белән бизәнү — кичәнең иң ялтыравыклы өлеше! Йөзгә, кулларга ялтыравыклар ябыштыру — бу гади генә түгел, ә чын бәйрәм рухы тудыра торган шөгыль
Ә инде төп мәйданчыкта — бию! Яшьләр бергәләп заманча хитларга, татарча көйләргә биеде. 
— Мин мондый форматтагы чараларны бик яратам, — ди катнашучыларның берсе. — *Монда барысы да бар: бию дә, иҗат та, аралашу да. Һәм иң мөһиме — барысы да үзебезнең яшьләр тарафыннан оештырылган!
"БиЮ" дискотекасы — ул бары тик күңел ачу гына түгел. Бу — яшьләрнең үз-үзен оештыру күнекмәләрен үстерү, ирекмәнлек һәм лидерлык сыйфатларын ачу, иҗади потенциалны гамәлгә ашыру мөмкинлеге.
Шулай ук әлеге дискотека "Чулпан" ял һәм сәламәтләндерү лагерында ял итүче алдынгылар өчен дә оештырылды.
Оештыручылар сүзләренчә, "БиЮ" дискотекасы — беренче адым гына. Алда — яңа проектлар, яңа мастер-класслар, яңа очрашулар көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев