Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бик зур сабырлык, ихтыяр көче сорый торган эш бу

Әйдәгез безнең Әтнә районы җиңүче булып табылсын әле, бергәләп тырышыйк.

"Фигурадан уенчыкларны мин кечкенәдән ясый башладым. Мәктәптә берничә ел (липка из глины) түгәрәгенә йөрдем. Мин балчыктан ясаган әйберләр бик озак вакытлар мәктәбебез музеен бизәп торды. Телевизордан да бер тапшыруда күрсәттеләр. Ә соңгы елларда кардан сыннар ясау белән шөгыльләнә башладым. Конкурска җибәргән сыннарыбызны да бик теләп бөтен күңелебезне биреп башкардык. Тормыш иптәшем Алинә минем уң кулым булды. Ә улларым берсе учак ягып җылы биреп торды (бик тә суык көн иде), икенчесе су ташып торды. Көндезге 12.00дә башлаган идек, төнге 12.00дә эшне бетереп кердек. Бик зур сабырлык, ихтыяр көче сорый торган эш бу", - дип әйтте Әтнә районы Күлле Киме авылыннан Ильнур Йосыпов.

Тавыш бирү өчен әлеге сылтама буенча керергә https://www.tatar-inform.ru/news/kroliki-vs-dedy-morozy-kakie-sneznye-sedevry-v-tatarstane-pobedyat-po-versii-tatmedii-5892518 , иң аска кадәр төшергә №16ны табып билгеләргә һәм голосовать дигән сүзгә басарга кирәк булачак. Уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев