Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Билгесез солдат» дигән исем астында рәсем күргәзмәсе узды

З декабрь - «Билгесез солдат көне» булып узды.

Илебез тарихында иң дәһшәтле саналган Бөек Ватан сугышында миллионлаган кешенең гомере өзелде. Сугыш кырларында билгесез югалганнар саны да меңәрләгән. Җиңүнең 25 еллыгын билеләп үткән елны, 1966 елның 3 декабрендә Билгесез солдат көне Мәскәү янындагы Ленинград шоссесының 41 нче чакырымындагы туганнар каберлегеннән Александр бакчасы территориясенә китерелә. 1967 елда биредә Мәңгелек ут кабызыла һәм "Билгесез солдат кабере" мемориаль комплексы ачыла. Россия Дәүләт Советы депутатлары тәкъдиме белән 2014 ел,3 декабрь тарихи дата итеп "Билгесез солдат көне"- яу кырында башларын салып, билгесез калган сугышчыларны искә алу көне итеп билгеләнде.Билгесез солдат көне – ул Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алу һәм хөрмәтләү генә түгел, ул сугышларда яки хәрби конфликтларда һәлак булганнарны, хәбәрсез югалганнарны барысын да берләштерү көне дә. Ул Ватанны саклаган һәм фронтларда һәлак булган һәр солдатны хәтерләү һәм мәрхәмәтлелек күрсәтү көне дә.
Шул максаттан Ары мәдәният йортында "Хыялыйлар" берләшмәсенә йөрүче балалар рәсемнәр ясадылар һәм шул рәсемнәрдән "Билгесез солдат" дигән исем астында рәсем күргәзмәсе куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев