Әтнә таңы

Биолог коронавируска каршы вакциналарның төп җитешсезлеген атады

Әгәр кеше кабаттан вакцина ясатмый икән, беренче прививканың бөтен нәтиҗәсе юкка чыга.

Коронавируска каршы вакцинаны ике этапта ясау аның җитешсезлеге булып тора. Ә беренче һәм икенче этаплар арасында кеше вакцина ясаудан баш тартырга да мөмкин. Бу хакта Джордж Мейсон Университетының Системалы биология профессоры Анча Барановага сылтама белән РИА Новости яза.

Әгәр кеше икенче тапкыр прививка ясатмый икән, ул аларның бөтен нәтиҗәсен юкка чыгара, диде биолог.

Аның сүзләренчә, кешеләр кабаттан вакцина ясатырга кирәклеген онытырга мөмкин. «Бу вакциналарның җитешсезлеге», — диде Баранова.

Реклама

Россиядә һәм дөньяда коронавируска каршы вакцина 11 августта теркәлде. «Спутник V» препаратын Гамалея исемендәге үзәк белгечләре эшләде.

Икенче вакцинаны теркәү турында 14 октябрьдә билгеле булды. «ЭпиВакКорона» дип аталган вакцинаны әзерләү белән «Вектор» фәнни үзәге шөгыльләнде.

Чумаков исемендәге Иммунобиологик препаратлар әзерләү һәм тикшеренү федераль фәнни үзәге ясаган коронавируска каршы тагын бер вакцина декабрьдә теркәлергә мөмкин.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/27-11-2020/biolog-koronaviruska-karshy-vaktsinalarny-t-p-iteshsezlegen-atady-5788598

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: