Әтнә таңы

«Бәхетле тормыш кичердем»

Хөрмәтле ветеран-укытучы Рәйсә Кушаева үзенең күркәм бәйрәмен билгеләп үтә

Рәйсә апа белән улының туена әзерләнгәндә бик якын аралаштык. Шул аралашуга хәзер илле елга якын инде. Бер мәктәптә эшләдек, ул башлангыч классларда укытты.

Кызым Ләйсәнгә дә белем бирде ул. Кызым алты яшьтән укырга керде. Мәктәп тәртәләренә озак кына кереп китә алмады. Парта астына төшеп утыру да, “әнигә әйтәм сине” дә калмады (мин завуч ул чорда). Нинди сабырлык кирәк күп балалы сыйныфта укытырга, анда минеке шикеллеләр бер генә түгел. Ә аннан соң Рәйсә апаны өзелеп ярату китте. Кызымның дәфтәрендә хатасы калган, шуны күрсәтәм аңа. Кая ул! Тиз генә дәфтәрне йолкып алды да сумкасына салып куйды: “Син беләсеңме, Рәйсә апаны?” Мин белемем буенча аның укытучысына тиң түгел! Уйламыйча фикерен белдермәс, юк-барга уфтанмас. Әңгәмәбезнең берсендә аннан сорыйм: “Озын гомернең сере нәрсәдән тора?” Аның берничә киңәше.

1.“Табигатең ни тели, шуны ашарга кирәк”. Теге ярамый, бу ярамыйга игътибар итәргә киңәш итми ул. Ләкин барсында да чама булырга тиеш.

2. Тырышу, яшәүдән уңай як кына эзләү.

3. Үз-үзеңне тыныч тоту, юкка-барга чәбәләнмәскә.

4.Тик тормаска. Хәрәкәттә бәрәкәт.

Көз көне, сентябрь айларында Рәисә апа белән тагын очраштым. Соң гына тавыгы качып ун чеби чыгарган, шуларны хәстәрләп йөри. Үземчә уйлыйм, ялгыз, олы яшьтәге әбекәй карап бетерә алмас аларны. Кичә генә аларда булдым, чебиләр искә төште. Исәннәр икән, “әтәч кирәк түгелме?”– дип тә сорады әле киленнәре. Рәисә апаның улы гаиләсе белән Казанда яши, ләкин арага чүп салмыйлар: атна саен авылда. Рәисә апаның вак-төяк йомышларын башкаралар. “Алар кайтуга аш пешереп куям әле мин”,– дип мактана ул сабыр гына . Өстәл арасында утырганда да килене Венера әллә ничә тапкыр: “Әни, моны кабып кара, менә монысы тәмле, әни,нәрсә алып килим сиңа, әни”,- дип өзелеп торды.

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: