Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бәхетле җәяүлеләр!

Ә сез юл йөрү кагыйдәләрен беләсезме?

Балалар өчен җәйге каникуллар өзелеп көткән ял булып исәпләнсә дә, әти - әниләрнең күңеленә барыбер шом салып торучы бер әйбер бар. Ул да булса, 4 көпчәкле тимерат! Берсүзсез, авыл җирендә без диеп, кулларны кушырып утыру ярамый. Без һәрчак уяу булырга, балаларыбызга төп юлда үзеңне ничек тотарга кирәклеген искәртеп аңлатып торырга тиешбез! Каян һәм ничек юл аркылы чыгарга? Кайсы җирдә ике көпчәкле "дустыбызга" утырып, ә кайда аны этеп кенә чыгарга кирәклеген дә онытмасак иде! Чөнки балаларыбызның сәламәтлеге һәм иминлеге өчен без:әти -, әни җаваплы булып кала!
Шигапов Риназ һәм Борханова Инзилә бүген шулкадәр кызыксынып, мавыгып юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр! Пластилин ярдәмендә ул икеләтә файда китерде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев