Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Бәхетләре генә булсын”

Кавышкан көннәреннән дә ике дистә ел вакыт үткән

Күп балалы гаиләләр турында ишеткәч, бераз шикләнебрәк кала торган заманда яшибез. Ник дигәндә, җәмгыятьтә күп балалы гаиләләргә карата яхшысына карый, тискәре фикерләр күбрәк ишетергә туры килә.
Элек кенә ул, гаилә саен биш-алты бала, бер-бер артлы туып, берсенең киемен берсе киеп, ярдәмләшеп, әти-әнигә булышып үскән. Хәзер әти-әни күп бала үстерүдән курка, “бер-ике булса җиткән” дип, үз-үзләрен тынычландыра. Шул ук вакытта халыкта, “Өч бала – ике бала, ике бала – бер бала, бер бала – юк бала”, – дигән әйтем дә бар, ул да әллә каян алынып әйтелмәгән.  Ни генә булмасын, Аллага шөкер, күп бала табып,  алар өчен шартлар тудырып, дөрес тәрбия бирергә  курыкмаган гаиләләр бар һәм алар һичшиксез, хөрмәткә лаек.
Яшьлек
Альбина Казанда туып үсә. Әтисе – Бәрәскә, әнисе – Бәрәзәдән булгач, Әтнә якларына еш кайтып йөри ул. Җәйге каникулларны көтеп ала. Ел саен  дәүәнисе янында, Бәрәзә авылында үткәрә ул аларны. Авылда рәхәт, табигате искиткеч, һавасы шифалы. Дәүниләреннән ике өй аша гына торган Зөлфәт белән дә авылда танышалар алар. Туй карарга бара кыз. Элек бит туйлар, авылны шаулатып икешәр көн үтә иде. Беренче көнне – яшьләр туе, икенче көнне – өлкәннәр. И, ул чаклар... Авыл өенең зал ягыннан бөтен җиһазны чыгарып бетереп, “П” хәрефе итеп өстәл тезелер иде. Анда гына сыймас дип, кухня ягына яки залга тоташкан бүлмәгә дә өстәлләр куярлар иде.  Шул өйгә бөтен үк булмаса да, ярты авыл сыяр иде. Шаһит-шаһидәләр белән узган ул туйлар хәзер истәлек итеп кенә сөйләргә калды шул. Тәнәфескә чыккан вакытларын калган ярты авыл түземсезлек белән капка төбендә көтеп торыр иде. Шуннан китә инде, “Килен бик чибәр икән”, “Шаһидә кызны кем эләктерер икән?”... Әле кыю­раклар уртага чыгып, туй кунаклары белән биеп тә алыр иде. 15 яшьлек Альбина да үзенең язмышын әнә шулай, туй карарга баргач очрата. 18 яшьлек егет беренче тапкыр шул көнне өенә кадәр озата. Һәм шул минутлардан гомер буена сузылган, биш балага гомер бүләк иткән уртак мәхәббәт тарихы башлана.
Гаилә
Беренче тапкыр очрашкан көннән дүрт ел узганнан соң, яшьләр уртак гаилә корып җибәрергә булалар. Альбинага ул чакта – 19, Зөлфәткә 22 яшь була. Башта Казанда, тулай торакта яшиләр.
Гаиләләрен ямьгә күмеп 2002 елда беренче мәхәб,әт җимешләре – Әдилә туа. 2005 тә – Замир, тагын биш елдан, 2010 елда Гүзәл дөньяга аваз сала.
Ул чакларны Альбина матур бер хатирә итеп күңел түрендә саклый. “Балалар белән  бер авырлык та булмады, ничектер берсе-берсенә булышып үстеләр”, – ди. Авыл баласы һаман да авыл баласы булып кала инде, олыгая бара туган яклар үзенә тарта. Альбинаның әти-әнисе дә Бәрәзәдә өй салып чыгалар, лаеклы ялга чыгып, авылга яшәргә кайталар. Әмма әшәке чир гаиләгә зур югалту китерә, үзләре салган йортта дүрт ел яшәгәннән соң, тормыш иптәшен, ике кызын, оныкларын калдырып, әниләре бакыйлыкка күчә.
Язмышның әнә шулай уйламаган җирдә тез астына китереп суга торган гадәте бар. Кемнәрдер бу сугудан тезләнеп кала да, кабат аягына баса алмый инде. Ә кемнәрдер - мондыйлары рух ныклыгы белән аерыла, сынса да сыгылмыйча, ничек итсә итә, тырыша – тырмаша тормышка ябыша. Альбинаның әтисе дә олыгайган көнендә, яңадан гаилә корып, Яшел Үзән якларына китә. Авылдагы өй бушап кала. Әнә шунда Заһидуллиннар бу өйгә үзләре кайтып яшәргә карар кыла. Пешекче-кондитер һөнәренә укыган Альбинага колхоз ашханәсендә эш табыла. Зөлфәт исә үз һөнәренә тугры кала – Казанга барып йөреп эшли. Гаилә тагын да ишәя – 2018 елда – Аяз, быелның июнь аенда Айназ дөньяга килә.
Балалар
“Балалы кеше – бай кеше”, – ди безнең халык. Гәрчә, күпләр бу фикерне кире какса да, төптән уйлаганда бу нәкъ шулай. Заһидуллиннар балаларына тиешле тәрбия биреп, хезмәткә өйрәтеп үстерүне үзләре өчен максат итеп куйганнар. Ишле гаиләдә шунсыз булмый да. Әдиләләре мәктәпне Бәрәзәдә тәмамлап, авыл хуҗалыгы техникумына укырга кергән. Бүген кызның үз гаиләсе, тормыш иптәше Айдар белән күрше районда гомер кичерәләр, беренче бәбиләрен көтәләр. Сөенеч өстенә сөенеч, япь-яшь килеш әби-бабай булачак Альбина белән Зөлфәт. Исән-сау гына котылырга язсын кызларына, сәламәтлеге белән тусын сабый. Замирлары  тугызынчы сыйныфта, Гүзәлләре дүртенчедә белем ала. Аяз да “дәү үскән инде” – балалар бакчасына йөри башлаган. Альбина әлегә төпчекләре белән декрет ялында.
«Мин өч бала табып үстерергә дигән хыял белән яшәдем, – ди әни кеше. – Туасы җаннар булгандыр, бишне таптым».
 «Һәм бер дә үкенмим. Кечкенәсенә узганымны белгәч, бик борчылдым, еладым. Күтәреп, кеше итеп бетерә алмабыз”, – дигән курку да булмады түгел. Шул уйлар белән хастаханәгә дә бардым. Әмма кире әйләнеп кайттым – карарым нык иде. Аллага шөкер, исән-сау гына булсын һәркайсы».
Заһидулиннарның гаилә корып яши башлауларына 19 ел. Үзләренә күрә яшелчә бакчалары бар, тавык-чебеш асрыйлар. Бөтен эшләрендә дә иң зур ярдәмчеләре – балалары.
– Авылда сүз күп, кеше үзен күрми, кешенекен гайбәт итеп сөйләргә ярата, – дип елмая Альбина. Авыл җирендә күп бала табарга уйласаң, кеше сүзеннән курыкмаска кирәк. Балаларның һәркайсы үз бәхете белән туа. Уйлагансыз икән, үз максатыгыздан, кеше сүзе белән, тайпылмагыз, – дип киңәш бирә ул үз тәҗрибәсеннән чыгып яшьләргә.
Билгеле, тормыш булгач кыенлыклары да булмый калмагандыр. ”Әни булмагач бик авыр. Күңел тулган минутларымда аны сагынып елап та алам”, – ди ул. Әниләр һәрберебез өчен ничә яшьтә булуга кармастан, бик кирәк шул. Дәүләт, район хакимияте, социаль яклау бүлеге,  авыл җирлеге тарафыннан күрсәтелгән ярдәмгә дә бик рәхмәтле гаилә. Балалар мәктәптә бушлай ашау белән тәэмин ителүен дә куанып әйтте ул. Сүз дә юк, матур гаилә, үрнәк гаилә. Аларга сәламәтлек, тигезлек, кайгы- хәсрәтсез тормыш телисе килә. Мондый гаиләләр  – районыбыз горурлыгы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев