Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Блогер Ләйлә Лерон исләр тоймый башлаган

Ләйлә коронавируска тест тапшырган, нәтиҗәләре әлегә билгеле түгел.

Танылган блогер Ләйлә Лерон авырып, исләрне тоймый башлаган һәм коронавируска тест тапшырган. Ул бу хакта үзенең инстаграмдагы блогында яза.

«Мин больничный алдым. Алдан ук әйтеп куям, үземне уртача яхшы хис итәм.⁣⁣⠀

⁣⁣22 октябрьдә тамагым авырта башлады. Шалфей куллансаң, күп сыеклык эчсәң, тиз уза торган әйбер икәнлеген беләм. Мин эшләвемне дәвам итәм, 23е җомга көнне дә эшкә чыгам. Бу көнне инде организмым парацетомол да эчәргә кирәклеген тоя. 

Ял көннәрендә температурам 38 градуска күтәрелә. Парацетомол эчәм, спрейлар һәм дарулар белән тамакны дәвалыйм.  

Дүшәмбе көнне минем хәлем яхшыра. Үземә больничный алырга рөхсәт итмим. Башкалар да тәкъдим итми. Эштә кызышуымны дәвам итәм. 

Мин инде үземне яхшы хис итәм, ләкин эш күплек һәм организмымның хәлсезләнүе аркасында стресс кичерәм. Үземне кызганам, ләкин кызганырга ярамаганлыкны беләм. Минем эшемне башка беркем дә эшләмәячәк. Авырсам, миңа алмашка кеше табылмаячак һәм эш тагын да күбрәк өеләчәк. 

27се көнне мин кымшанмыйча да 20:00 сәгатькә кадәр эшлим (моны искәртү бик мөһим). Чәршәмбе көнне ике съемка планлаштырылган, ә кич белән түземсезләнеп көткән, Костя белән барырга җыенган премия тапшыру тантанасы.  

Чәршәмбе көнне шат күңел белән уянам. Үз-үземә кофе пешерәм (үзем белән алырга уйлыйм). Бизәнәм һәм косметичкамда бик күптәннән кулланмаган хушбуемны табып алам. Хушбуйны иснәргә дип борыныма якын китерәм, ә анда тынлык. Баш миенә исләр турындагы мәгълүмат бармый. Тагын бер сулыйм. Кофе пешергән вакытта кофе исен тоймавымны искә төшерәм. Апама шалтыратып: «Мин исләр сизмим», — дим. Бүгенге съемка мәйданчыгында авырлы хатын-кыз да булачак. Тиз-тиз хезмәттәшләремә яза һәм шалтырата башлыйм. Эшне читтән торып оештырырга тырышам. Параллель рәвештә тест тапшырырга язылам.⁣⁣⠀

⁣⁣28 октябрьдә мин өйдән чыкмадым. Премия тапшыру тантанасына бармадым. Костяны өйгә кертмим. Кичә өч сәгать хастаханәдә чиратта утырдым. Анализ нәтиҗәләре әлегә билгеле түгел. Аскорбинка эчәргә куштылар.

⁣Мин стресс кичерәм, нык арыдым. ⁣⁣⠀

Тантанага бара алмавыма ачуым килә. Тирә-юньдәгеләр: «Битлектән булсаң, куркыныч түгел», — диләр. Үзләре минем белән очрашудан качалар», — дип язган ул. 

Чыганак: https://intertat.tatar/news/social/31-10-2020/bloger-l-yl-leron-isl-r-toymyy-bashlagan-5782567

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев