Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бремен музыкантларының җырын 11 телдә, шул исәптән татар телендә дә башкардылар

Җырның татар вариантын Эльмира Кәлимуллина, Сәидә Мөхәммәтҗанова һәм Сәрия Мәрдәнова тәкъдим итте. Бремен музыкантларының «Ничего на свете лучше нету» җырын Россия халыкларының 11 телендә, шул исәптән татар телендә дә башкардылар. Видео YouTube Russia рәсми каналында урнаштырылган.

Музыкаль клип Google һәм РФА Тел белеме институтыннан "Вместе на своем" проекты өчен төшерелгән. 18 җырчы, башка иҗади кешеләрне туган телләрендә видеоконтентка илһамландыру өчен, балачакның иң яраткан җырларының берсен башкарырга берләшкән.
Проект Россиянең мәдәни һәм телләрнең күптөрлелеген ассызыклау һәм туган телдә контент ясаучыларга ярдәм итү өчен булдырылган. Кызганычка каршы, мондый видео гадәттә аз карала. Локаль телләр белән кызыксынуны арттыру максатыннан Youtube та бер сыйдырышлы хештег эшли башлады.

Проектта татар башкаручылары да катнашты - бу «Голос» проекты финалисты Эльмира Кәлимуллина, «Голос. Балалар» конкурсы җиңүчесе Сәидә Мөхәммәтҗанова һәм «Вместе на своем» конкурсында җиңүче Сәрия Мәрдәнова. Шулай ук удмурт телендәге клипта «Евровидение 2012» йолдызлары Буран әбиләре җырлады.

Клиптан тыш, YouTube Russia каналында Россия халыкларының төрле жанрдагы музыкасы плейлистлары, шулай ук илебез төбәкләренең әкиятләре һәм легендалары турында кызыклы лекцияләр дә бар.

Чыганак: https://kazved.ru/news/society/14-09-2021/pesnyu-bremenskih-muzykantov-ispolnili-na-11-yazykah-5837546

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

https://youtu.be/-ow8lJeOl5o