Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бройлер тавыкны бөтен килеш пешерү рецепты

Шәхси хуҗалыкта үскән бройлер тавыкның ите катырак була, шуңа күрә аны «рукав» эчендә пешерергә кирәк.

Бөтен тавыкны эчен һәм тышын тоз, борыч белән ышкырга, майонез һәм аджика сыларга мөмкин. Итнең үз тәме булсын өчен башка тәмләткечләр салмыйм. Әгәр сез базилик, хмели-сенули, тавык өчен тәмләткечләр яратасыз икән, рәхим итеп сала аласыз.

Тавыкны «рукавка» тыгарга һәм 1,5 сәгать 180 градуска кадәр кызган духовкада пешерергә. Тавык янына һәм эченә бәрәңге дә турап салырга мөмкин. Әгәр сез тавыкның катырак кызганын яратасыз икән, пешеп чыгарга 10 минут кала, «рукав»ны урталай кисеп, янә 10 минутка духовкага куя аласыз. Ә болай тавык рукав эчендә килеш тә яхшы кызара.

Матур итеп бизәп, кунакка «кыстырып» барырга да бик шәп булачак.

 Чыганак: https://intertat.tatar/news/cooking/26-11-2020/broyler-tavykny-b-ten-kilesh-pesher-retsepty-5786288

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев