Бу ялларда Татарстанда бик көчле йолдыз атылуны күрергә мөмкин булачак
16-18 ноябрьдә күзәтәчәкбез.
Республикада яшәүчеләр бу ялларда быелгы иң көчле йолдыз атылуны күзәтә алачак. “Известия”, Россия Фәннәр академиясенең Галәм тикшеренүләре институты өлкән фәнни хезмәткәре Олег Угольников сүзләренә таянып, шул хакта яза. Белгеч әйтүенчә, метеор ташкыны гадәттә таң атар алдыннан ачык күренә.
Ләкин быел аның “иң кызган чагы” яңа ай туу мизгелләренә туры килгәнлектән, бу күренешне күзәтүе авыррак булачак. Метеор ташкыны Темпель-Туттль кометасы кыйпылчыкларыннан гыйбарәт. Аны һәр ел саен ноябрь урталарында күзәтергә мөмкин.
Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев