“Бу сынауны җиңеп булмас кебек иде...”
«Аллаһы Тәгалә ярдәмен бирә, юлын күрсәтә икән, тормышка яраклашасың», – ди Гөлүсә Шәрипова.
Ана күңеле
Бала – бәгырь җимеше, йөрәгеңнән өзелеп төшкән газиз зат. Әлеге кечкенә җан иясенең дөньяга аваз салуы гаиләгә күпме бәхет, шатлык бүләк итә. Өйгә таралган татлы-төче сабый исе, нәни кулларын як-якка җәеп, изрәп йокыга талган газизеңнең сулыш алуына кадәр җанга әйтеп бетергесез ләззәт, рәхәтлек бирә.
Гөлнар Мөхәмәдҗанова
Зәлия дә, аңа кадәр малайлы булган Шәриповлар гаиләсенең көтеп алган кызлары. Һәр ана кебек Гөлүсә дә кызын ак биләүләргә бәйләгәндә бары тик изге теләкләрен генә теләгәндер. Сүземне ерактан башлыйм әле.
Гөлүсә
Бәхтияр кызы Гөлүсә. Гөлсылу белән Данилнең көтеп алган беренче сабыйлары. Соңыннан гаиләдә Әнисә белән Гөлчәчәк дөньяга килә. Башлангыч белемне Бәхтияр мәктәбендә ала ул. 5 сыйныфны Олы Мәңгәр мәктәбендә дәвам итә.
– Мәктәп еллары матур хатирәләр булып истә калса да, юл йөрү үзәккә үтеп калган. Ул вакытта юллар юк. Олы Мәңгәргә зур йөк машиналарына утырып киләбез. Минем өчен бер газап иде ул, чөнки буем кечкенә булу сәбәпле, машинага менә алмый тилмерә идем. Машина булмаганда җәяү бара идек укырга. Олы юллар начар булу сәбәпле, Бәхтиярга басу аша да бик күп йөрелде. Менә шуны гына онытмыйм, элек Олы Мәңгәр авылының бай йорты янында пекарня бар иде. Анда кукуруз ипие пешерә торган иделәр. Сыйныфташым Әнисә белән бер буханка ипи алыр идек тә, авыл башына чыгып җиткәнче шуны ашап бетерер идек. Авыл башында торабыз-торабыз да, машина булмагач җәяү кайтып китәбез, – дип искә ала ул елларны Гөлүсә.
9 сыйныфны тәмамлагач, Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумына укырга килә. Башта Арча педагогия көллиятенә укырга кереп карый, әмма үтә алмый. Хәер, язмыштан узмыш юк, дип юкка гына әйтмәгәннәр. Әтнә техникумына укырга кайтканда бухгалтер бүлегендә урын булмый. “Соңрак күчәргә мөмкин” дип Гөлүсәне зоотехния бүлегенә укырга алалар. Техникумда укыган чорда, Олы Әтнә авылында фатирда тора. Һәм иң кызыгы, иң беренче көнне үк, чишмәгә суга килгән Гөлүсәгә Олы Әтнә егете Фәниснең күзе төшә. Фәнис үзе чишмә буенда гына яши.
– Фәнис белән йөри башладык. Икенче курста укыганда аңа кияүгә чыктым. Бу вакытта миңа бары 16 яшь иде. Фәнис мине техникумда укытып бетерде, – диде Гөлүсә елмаеп.
Соңгы курсны тәмамлаган елны беренче улын – Рамилен алып кайта. Аннары Адель улын таба. Ике улы булгач, Гөлүсәнең кыз бала алып кайтасы килә. Аллаһы Тәгаләдән дә кыз сорый ул. Башта беренче УЗИда малай булачак, диләр аңа. УЗИ нәтиҗәсе белән ризалашса да, күңеле кыз көтә. Икенче баруында кыз бала булачак, диләр Гөлүсәгә. Куанычыннан хәтта елап җибәрә ул. Әнисе Гөлүсә белән әтисе Фәнисне, абыйлары Рамил һәм Адельне куандырып 2012 елда Зәлия дөньяга аваз сала.
Зәлия
Зәлия туганда ук үзенчәлекле була. Куркуны белми. Бер яшь тә ике ай вакытында салкын тиеп, авырып китә ул. Өйгә табиб чакыртырга туры килә. Табибның: “Өйдә генә дәвалап булмый, больницага ятарга кирәк”, – дигән сүзен ишетүгә сабый кирәк-яракларын җыя башлый. Ак халат күрүгә куркып елаган балаларны күреп өйрәнгән табибның Зәлиянең мөстәкыйльлегенә исе китә. Балалар бакчасына йөргәндә дә актив була ул. Кечкенәдән биергә, җырларга ярата. Олы Әтнә урта мәктәбенә 1 сыйныфка укырга кергәч тә, үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәтә. Шул вакытта сыйныф җитәкчесе Зәлиянең һәрдаим тәненә чыккан күгәрекләргә (синяк) игьтибар итә. Гөлүсәгә Зәлияне табибка күрсәтергә киңәш итә. Әмма тормыш ыгы-зыгысы беләнме, әйтелгән сүзләр игътибарга алынмый.
– Аннары Зәлия кинәттән генә күп итеп су эчә һәм ябыга башлады. Мин баштарак сөендем дә әле, Аллаһка шөкер, үз хәленә кайта, ябыга башлады, дип. Төпчек сеңлебез Арча районында безнең. Һәм шунда Сабантуйга бардык. Зәлия анда хәлсезләнеп утырды. Гел күләгәгә керде дә ятты, керде дә ятты. Көне буе шунда булдык, өйгә кайткач, бик нык косты. Әле анда да сүктем үзен. Теләсә-нәрсә ашыйсың да, косасың дип. Өйдә өченче көнен ятканда киленем Гүзәл: “Әни, больницага алып меник әле”, – диде. Анда да Зәлияне үзе генә алып менеп китте. Шуннан каннарын тикшерүгә, шикәре 24 булган иде. Тиз арада Казанга җибәрделәр безне. Бу көнне әле дә хәтерлим. 2020 елның 22 июне иде, – дип авырлык белән искә алды Гөлүсә.
Тормышны үзгәрткән чир
Ул елларны искә алып сөйләгән Гөлүсәне тын гына тыңлыйм. Юату сүзләре дә әйтә алмыйм. Мин-мин, дип торган, бар нәрсәгә дә актив булган балаңның тормышы 180 градуска үзгәрсен әле. Газиз баласының диагнозын ишеткәннән соң, өч көн елый Гөлүсә. Ана йөрәгенең өзгәләнүен сүзләр белән генә аңлатып та булмый.
Башка балалар татлы ризыклар, төрледән төрле тәм-томнар ашаганда сабыеңа ничек итеп: “Сиңа аны ашарга ярамый”, – дип әйтмәк кирәк.
– Болай кырыйдан караганда җитди чир түгел кебек. Әмма бик куркыныч. Икенче улымны алып, хәрби комиссариат юлламасы белән больницага киттек. Ул вакытта әни исән әле. Зәлияне башка калдырыр урын юк. Әни карап калды. Кайтып керсәк, Зәлия аның янында юк. Кая дигән соравыма: “Баядан бирле йоклый инде ул”, – диде. Йокы бүлмәсенә кереп Зәлиягә дәшәм, әмма ул җавап бирми. Бу вакытта Зәлиянең бик нык шикәре төшеп китә. Тиз арада “Ашыгыч ярдәм” чакыртып, венасына глюкоза кадыйлар. Ул вакытта курыкканнары Гөлүсәнең... авыр тынлыкны бүлмәскә тырышып, үзем дә дәшми торам. Күңел халәтемне аңлап калган Гөлүсә.
– Мин бу сынауны җиңеп чыга алмам кебек иде. Аллаһы Тәгалә ярдәмен бирә, юлын күрсәтә икән, тормышка яраклашасың, – дип әйтеп куйды.
Сүз дә юк, буладыр. Әмма аның өчен Гөлүсәнеке кебек зур йөрәкле булырга, юк кына әйбергә дә сыгылып төшкәндә, аның кебек әниләрдән үрнәк алырга кирәктер. Әнә бит Гөлүсәгә карап та яшәү көче аласың. Һәрвакыт йөзендә елмаю, бар эшкә дә өлгерә. Хәтта Зәлиясе дә үзе кебек тынгысыз, ачык йөзле. Бүгенге көндә дә спорт белән шөгыльләнә: йөзүгә йөри. Хәтта җиңүләре дә бар.
Спортта гына түгел, язмыш сынауларын сынатмыйча үтәргә тырыша Зәлия. Хыяллары да зурдан, киләчәктә кешегә ярдәмгә килә ала торган һөнәр иясе булырга теләге. Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын да, барлык уй-хыяллары тормышка ашсын Зәлиянең.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев