Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Булат Бәйрәмов: «Балаларны планшетлардан, телефоннардан аерып, журнал укытырга кирәк»

Кичә «Салават күпере» журналының 30 еллыгын билгеләп үттеләр.

Тантанага татар эстрадасының артистларын, блогер әниләрне чакырганнар иде. Алар арасында Булат Бәйрәмов белән Ләйсән Гыймаева да бар иде.

«Әти-әниләрем укытучы булгач, безгә бөтен журналларны да алдырталар иде. Башта рәсемнәрен карап чыгам, аннан соң укый идем. Хәзерге вакытта баланы укыту авыр, чөнки бөтен кешедә телефон, планшет. Баланы кызыктыру, мавыктыру да җиңел түгел. Сезнең хәзер зур бурычыгыз бар. Планшетлардан, телефоннардан аерып, журнал укытырга кирәк», — дип сөйләде Булат. 

Ләйсән Гыймаева да журналны юбилее белән тәбрик итте, иҗат уңышлары теләде. «Без үз чиратыбызда балаларда кызыксыну уятырга тырышырбыз», — диде ул.

Ләйсән фикеренчә, әти-әни газета-журналлар укуны гадәткә кертсә, балалар укырлар иде. «Журнал кызык, кызыклы рәсемнәр төшерелгән. Ул рус журналларыннан бернәрсә белән дә аерылмый. «Без үскәндә журналларны шулай ук укый идек. Хәзерге көнне балаларга планшет, телефон кызык. Аларга тиз арада мәгълүмат алырга кирәк. Шуңа күрә социаль челтәрләрдә күбрәк эшләсәләр, кызыксыну да артыр иде», — дип сөйләде Ләйсән.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/social/27-11-2020/bulat-b-yr-mov-balalarny-planshetlardan-telefonnardan-aeryp-zhurnal-ukytyrga-kir-k-5788560

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X