Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Буш кая бар ул, акчага ялганган заманда?"- диябез...

"Буш кая бар ул, акчага ялганган заманда?"- диябез...

Ләкин бар бит әле җитәкчеләр, оештыручылар, иганәчеләр :шушы рәхәт тормышның матур мизгелләрен газиз балалар өчен диеп булдырып йөрүчеләр.
Бүген Мәңгәр авыл җирлегендә үтә торган аланда мөселман балалар сабантуе булып узды. Искитмәле бәйрәм дияр идем. Һәрьяклап бердәм булулары гына да, бәйрәмнең бер рухта узуын азсызыклый. Монда барысы да шушы мәйданда кайнашты. Кемнедер алып, кемнедер куеп язар өчен дә, минем хакым булмас.
Бәйрәмнең ачылышы үзе бер могҗиза. Бәйрәмне Марсель Ахмадуллин алып барды. Нинди генә аятьләр укылмады, нинди генә мөнәҗәтләр әйтелмәде.
Иң куандырганы: балалар барысы да түбәтәй һәм яулыктан. Шушы күренеш, бәйрәмне тагын да нурга күмде. Берсеннән - берсе уздырып, аятьләрне яттан сөйләүләре, язып аңлатып булмаслык кичерешләр. Нәрсә дисәк тә, балаларда өмет зурдан!
Сабантуй мәйданының бер түрендә төрледән - төрле мастер класслар үтте. Песи дә ясарга өйрәнде балалар, кулларына матур браслетлар да тагып киттеләр, татар орнаменты белән күкрәкчәләр дисеңме. Татар хатын - кызларын тагын бер кат гаҗәеп азат итеп күрсәткән йөзек кашы - калфак ясау буенча мастер классны берничек тә язмый үтеп булмый. Болар барысы да бушка иде... Балалар өчен диеп тырышкан һәр җитәкчегә, оештыручыларга янәдән олы рәхмәт!
Дини китаплар өләшенде, зәм-зәм суыннан авыз итү. Ислам диненә кагылган төпле кирәкле киңәшләр. Болар барысы да килеп күргән, тыңлаган, кызыксынган олысына - кечесенә ирекле рәвештә булды.
Мәйдан уртасында милли көрәш гөрләде. Балалар мәйданны урап алды. Уеннарның, бүләкләрнең иге - чиге юк.
Акчага корылган уен мәйданчыклары да буш. Бу могҗиза түгелме?Һәр балага тигез караш. Тәмле плов, татлы чәй. Болар барысы да бүгенге бәйрәмнән алган хис -, кичерешләр.
Афәрин диясе килә. Бар бит акчага гына корылмаган дөнья да! Бар... Нишләптер бер калыпка саласы килми. Тырышканнарны, булдырганнарны әйтәсе килә.

Альбина Хакимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев