Бушлай медицина ярдәме: нәрсәләр үзгәрәчәк?
Россиядә 2025-2027 елларга бушлай медицина ярдәме программасын расладылар.
Төп үзгәрешләр:
- ОМС кысаларында программаны финанслау 500 миллиард сумнан артыкка, яки 16,5 процентка арткан;
- демобилизацияләнгән махсус хәрби операция катнашучыларына медицина ярдәме күрсәтү буенча аерым бүлек өстәлгән – алар югары технологияле медицина ярдәме һәм реабилитация чараларын, санаторий-курорт дәвалануын, киңәйтелгән диспансеризацияне өстенлекле узу хокукына ия булачак;
- стационарда дәваланган пациентларның эпикризлары яшәү урыны буенча поликлиникага тапшырылачак;
- шифаханә-курорт дәвалануын аерым бүлек итеп чыгарганнар – “Һәркем өчен сәламәтлек” яңа федераль проекты кысаларында һәр россияле авырулар үсеше куркынычы факторларын ачыклау буенча тикшерү узарга һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару буенча киңәшләр алырга хокуклы булачак;
- авыр һәм тормыш өчен куркыныч янаган авырулардан интегүчеләргә Россиядә теркәлмәгән дару препаратларын билгеләү тәртибе актуальләштерелгән;
- онкология белән авыручы пациентлар өчен шешкә каршы дару терапиясенең аерым схемаларын билгеләү өчен молекуляр-генетик һәм иммуногистохимик тикшеренүләр үткәрү мәҗбүри булачак;
- ерак һәм барып җитү авыр булган торак пунктларда яшәүчеләр өчен өйдә стационарлар оештыру мөмкинлеге барлыкка килгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев