Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бәяләр үсә, ә «Әтнә таңы» газетасына бәя артмаган

«Әтнә таңы» на язылу башланды дигән белдерүне күрүгә 4 апрель – беренче көнендә үк иң беренчеләрдән булып язылып куйдым әле. Үзем артымнан күршемне дә иярттем.

Шунысы кызыклы: бөтен җирдә бәя котырып үскәндә район газетасына язылу бәясе шул килеш калган. Кеше ничектер, мин газетаны арттан алга укыйм, гадәт инде. Башта кемнең туган көне, кем якты дөньядан киткән, шулар белән танышам, аннан белдерүләрне барлыйм. Кирәк белдерүгә тап булсам, каләм белән әйләндереп алам, аннан иң кызыгы– беренче биткә күчәм.

Кызыксыну көчле. Райондагы яңалыкны чагылдыручы бердәнбер чыганак – «Әтнә таңы». Ялгышасың, күп ул чыганаклар дисезме? Интернет тулган яңалык белән. Бүген – чебен, иртәгә фил булган яңалыкны чыбыксыз радиолар да сөйләп тора, ә менә дөрес, кирәкле мәгълүматны бары тик «Әтнә таңы» гына бирә. Мин язылдым. Шалкан бәясенә генә тиң бит, син дә языл, райондашым. Шалканны бер утырып ашасаң бетә, ә газетаны 6 ай укыйсың рәхәтләнеп.

Гөлүсә Галимҗанова

Редакциядән: Күшәр авылындагы газета укучыбыз Гөлүсә Галимҗановадан менә шундый җылы, йөрәкләребезгә май булып яткан язма килеп төште. Безнең белән булганыгыз, матур теләкләрегез өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев