Быел кыш җылы һәм салкын һава торышы алмашып торачак
Россия Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд бу кышта алмашынучан һава торышы көтелә дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
«Быелгы кыш суык булмаса да, җылы көннәр салкыннар белән чиратлашачак», — диде Вильфанд һәм җепшек көннәрнең салкын һава торышы белән алышыначагын искәртте.
Узган сезонда һава торышы тотрыклы булган иде.
Вильфанд хәбәр иткәнчә, якын көннәрдә Үзәк, Идел буе, Көньяк федераль округы төбәкләре һәм Калмыкиягә аномаль салкыннар киләчәк — температура нормадан 9 градуска түбән төшәчәк.
Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/10-12-2020/byel-kysh-yly-m-salkyn-ava-toryshy-almashyp-torachak-5791553
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев