Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чәчәк атсын өчен, тәрәзә төбендәге гөлләргә нәрсә сибәргә?

Гап-гади генә препарат гөлләрне шау чәчәккә күмәргә ярдәм итә.

Гөлләр чәчәк атсын өчен, аларга водород перекисе сибәргә кирәк. Авыруларны профилактикалау, туфракны ашлау, грунтны кислородка баету өчен, төрле авырулардан тернәкләнү этабында, чәчәк ату һәм үсеш өчен, фитофтороздан дәва, гөмбәчекләргә каршы чара итеп водород перекисен кулланып була. 

Үсемлекләргә әле яңа гына ясалган водород перекисе эремәсе сибәләр. Гөлләргә сибү өчен бер литр суга ике чәй кашыгы водород перекисе кушып ясалган эремә кулланыгыз, диелә бу хәбәрдә.

Киңәшләр сайтында бу турыда тулырак язылган. Даруханәдән 3 процентлы водород перекисе алыгыз. 1 литр суга 20 мл перекись кушыгыз. Шушы эремәне 4-5 көнгә бер тапкыр гөлләргә сибегез. Әлеге эремәне яфракларга сиптерергә дә ярый, диелә бу хәбәрдә.

Чыганак : https://intertat.tatar/news/questions_answers/29-10-2020/ch-ch-k-atsyn-chen-t-r-z-t-bend-ge-g-ll-rg-n-rs-sib-rg-5781901

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев