Читтә калсак – үкенмәбезме?

Үзәктәге кибеттә төркем булып йөрүче яшүсмерләргә күзем төште. Берничә егет, өч-дүрт кыз – башта кибет эчен әйләнделәр. Соңрак кибетнең баскыч төбенә чыгып бастылар. Мин дә шунда машина көтеп торам.
Күзәтүне дәвам итәм. Бер мәл күзем кырыйдарак торган ике кыз балага төште. Кулларындагы ал төстәге шакмаклы әйберне берсеннән берсенә йөртәләр. Ул арада авызларыннан төтен чыкканы күренде. Карап торышка яшь кенә бу ике кыз тәмәкене алыштыручы җайланманы куллана икән бит, ләбаса. Кисәк кенә бик куркыныч булып китте. Яшь кызлар аларның әни буласылары бар.
Кызганыч, соңгы вакытларда яшьләр кулында әнә шундый җайланмаларны еш күрергә туры килә. Игътибар итсәң, билгеле. Бу кечкенә генә шакмаклы җайланмадан куллану зыянлы түгел дип ышандыра аны сатучылар. Тәмәкедән кебек ис килми, кулга, киемгә сеңми. Әмма ничек кенә булмасын, ул – никотин белән бәйле. Ә никотинның организмга зыяны турында әйтеп торасы юктыр дип уйлыйм. Иң аянычы – бу җайланманың ни икәнен һәм аннан ничек файдаланасын кече мәктәп яшендәге балалар да белә.
Еш кына без тормыш мәшәкатьләре белән балаларыбызның ни белән кызыксынуын, шөгыльләнүен белеп бетермибез. “Тамагы тук, өсте бөтен, безне борчымый”, – янәсе. Әмма әнә шул борчымау артында ниләр торуы турында уйлап та карамыйбыз.
Интернет, телефон балаларыбызга бөтенләй икенче дөньяга юл ача. Кайчагында алар шул кызыктыргыч дөнья белән шул дәрәҗәдә хыялланалар ки, чынбарлыктан бик нык читкә дә китәргә мөмкиннәр. Куркытасым килми, әмма балаларның гаилә әгъзаларына, әти-әниләренә карата җинаять кылу очраклары бик ешайды. Баланың мондый адымга баруының сәбәпләреннән берсе итеп белгечләр нәкъ менә чамадан тыш виртуаль уеннар белән кызыксынуны атый. Интернет акча эшләү чыганагы буларак та балаларның аңын томалый. Берәр сайтка кереп карагыз әле, кырыенда күпме кызыктыргыч тәкъдимнәр чыгып тора. Видео төшереп, сайтларга куеп, язылучылар һәм “лайк”лар җыеп, акча астында калырга мөмкин, имеш. Анда җыр җырлаганны яки биегәнне генә куеп утырып булмый, җитмәсә, бөтен кеше җырлый да белми бит әле –ниндидер башка әйбер уйлап табарга кирәк. Башкаларның исе китәрлек булсын – ә бу закон кысаларына сыямы, тирә-яктагылар тормышына янамыймы – ул хакта уйлап тору юк. Балалар төшергән видеоларның төп геройлары һәм шул ук вакытта корбаннарына йорт хайваннары – этләр, песиләр, ә иң куркынычы – балигъ булмаган танышлары әйләнә. Бер караганда, шаярып кына башлаган мондый эшчәнлекнең бик аяныч тәмамланачагын бала уйлап бетермәсә дә, без белергә тиеш. Һәм, Аллам сакласын, андый очрак килеп чыкса, бала өчен иң беренче чиратта үзебезгә җавап бирергә туры киләчәк. Битараф булмыйк. Бала өчен, аның киләчәге өчен җаваплылык хакында онытмыйк, бу безнең төп бурыч.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 гыйнвар 2021 - 19:35Сәгатьне кайсы кулга тагу дөрес? Башта бу җайланма бары тик агымдагы бер сәгатьне генә күрсәткән.1600
-
18 гыйнвар 2021 - 18:30Азалияне котлыйбыз! Казанда, Н. И. Мухамедзянов истәлегенә багышланган шахмат турнирында 15 яшьлек кызлар арасында Мифтахова Азалия 3 урынны яулады!6100
-
18 гыйнвар 2021 - 17:10"Ел укытучысы- 2021" 15 гыйнварь көнне Олы Әтнәдә "Ел укытучысы - 2021" бәйгесе узды.7100
-
18 гыйнвар 2021 - 16:05Татарстанда ковидтан прививка ясаткан кешеләргә махсус паспорт бирергә җыенмыйлар Вакцина инфекция йоктырудан сакламый, ә авыруның җиңел узуын гарантияли.5100
-
18 гыйнвар 2021 - 15:30Коронавируска каршы торучанлык "Спутник V" вакцинасын икенче тапкыр ясагач кына барлыкка килә Беренче иньекциядан соң сакланыр өчен иммунитет җитәрлек булмый .6400
-
18 гыйнвар 2021 - 14:25ТР сәламәтлек саклау министрлыгы Covid-19дан прививканы ясарга мөмкин булган медицина учреждениеләре исемлеген төзеде Республикада барлыгы 57 урында коронавирустан вакцина ясарга әзер.4700
-
18 гыйнвар 2021 - 14:002020 елда коронавирус аркасында аерылышучылар саны кимегән 2020 елда аерылышу турында 4 меңгә якын акт теркәлгән, бу 2019 елга караганда 18% ка кимрәк.5100
-
18 гыйнвар 2021 - 13:30Татарстанда соңгы ун елда социаль объектларны интернетка тоташтыру буенча иң масштаблы программаны гамәлгә ашыралар Агымдагы елда республиканың 2 557 социаль әһәмиятле объекты тиз йөрешле Интернетка тоташачак.4000
-
18 гыйнвар 2021 - 12:10"Сөмбел" фольклор ансамблен котлыйбыз "Сөмбелә" ансамбле "Түгәрәк уен" Бөтенроссия татар фольклоры фестивалендә катнашты.7200
-
18 гыйнвар 2021 - 10:5518 гыйнварда Россиядә коронавирустан күмәк вакцинация башлана РФ Президенты Владимир Путин коронавирус белән көрәшне активлаштырырга кушты.4300
-
18 гыйнвар 2021 - 10:50Әлмәттә пычрак кар чүплеген анализлау нәтиҗәләре атна дәвамында билгеле булачак Карда пычраткыч матдәләр табылса, гаеплегә 300 мең сумга кадәр штраф яный.3200
-
18 гыйнвар 2021 - 10:00Йөртү хокукыннан мәхрум ителгән килеш руль артына утырган Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре белән берлектә оештырылган рейдлар дәвам итә.12100
-
18 гыйнвар 2021 - 09:00Инфекционист чуму вакытында коронавирус йоктыру куркынычын бәяләде Салкын суга чумган вакытта адреналин ташлау иммунитетны стимуллаштыра.7000
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
22 декабрь 2020 - 14:15Хәбибуллин Рәзил, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:12Хайруллин Ринат, 6 яшь
-
16 гыйнвар 2021 - 15:11Иң зур күрсәткеч - Әтнәдә Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының сөт җитештерү һәм сату буенча 15 гыйнвар сводкасында, Әтнә районы элеккечә үк исемлекнең башында.11800
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02Яңа Шашы авыл җирлегенә керүче авылларда балалар мәйданчыклары булдырыла Авыл җирлеге 5 авылны берләштерә, агымдагы елны 4сендә булачак ул.30200
-
13 гыйнвар 2021 - 10:30
-
16 гыйнвар 2021 - 18:20Әтнә Ветераннары беренчеӘтнә районы һәм Марий Эл Республикасы ветераннары арасында хоккей буенча иптәшләрчә уен узды бүген.31300
-
15 гыйнвар 2021 - 14:20Олы Әтнәдә - "Ел укытучысы- 2021" бәйгесе уза Хәзерге минутларда Олы Әтнәдә "Ел укытучысы - 2021" бәйгесе уза.42201
-
16 гыйнвар 2021 - 18:20Әтнә Ветераннары беренче Әтнә районы һәм Марий Эл Республикасы ветераннары арасында хоккей буенча иптәшләрчә уен узды бүген.31300
-
17 гыйнвар 2021 - 16:00Исерек йөри кеше көлдереп... Алган мәгълүматларга караганда, гыйнварның беренче ункөнлегендә районның ЮХИДИ бүлекчәсе тарафыннан юл кагыйдәләрен бозуның 48 очрагы теркәлгән.28400
-
15 гыйнвар 2021 - 16:10Өшегән ир белән хатынны коткарганнар Коткаручылар, кешеләр автомобильдә җылынгач, ватылган машиналарын «Рәхмәт» кафесына кадәр эвакуацияләргә ярдәм иткән.25700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика