Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чокыр янында – өем

Кече Әтнә авыл башын­­да хасил булган таш тавы белән күпләр таныштыр.

Әлеге таш күче турында төрле хәбәр ишеттек. “Санк - цияләнмәгән чүп-чар өеме бу”, – диючеләр дә бар икән. Әлеге очракка аңлатма бирүен сорап Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Сәмигуллинга мөрәҗәгать иттек.

– Бернинди чүплек түгел бу, халыкны җыеп аңлаттык та югыйсә, – дип башлады ул сүзен.

Моның тарихын ерактан башлыйк әле. Кече Әтнәнең авыл башында табигать көче белән чокыр барлыкка килде; тора-бара ул галәмат зурга әйләнде. Моны ничек юк итәргә дип уйлашыпкиңәшкәннән соң, таш салып балчык белән күмдерергә булдылар. Каяндыр таш алып килү дә бик җиңел башкара торган эш түгел. Җаен таптылар: Габдулла Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумының иске бинасын сүткәндә хасил булган кирпеч-ташны шунда ташып куйдылар. Әмма өстенә балчык салып күмүне җирләр кипкәч кенә башкарырга планлаштыру сәбәпле, әлегә бу эш туктатылды. Димәк, чокыр тиздән күмеләчәк. Алай гына да түгел, авыл җирлеге торба аша бу якка агучы су агымы җирне ашап, ерганак ясамасын өчен, махсус улак та булдырырга уйлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев