Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чыршы тирәсе гөр килде

Декабрьнең соңгы көннәрендә «Кыш бабайлар парады» белән ачылып киткән бәйрәм чаралары ял көннәрендә дәвам итте.

31 декабрьдән 12 гыйнвар көненә кадәр биредә көнаралаш авыл җирлекләре үзешчәннәре чыгыш ясады. Байтак еллардан бирле мәдәният хезмәткәрләре район тамашачысына бәйрәмдә әнә шундый концерт номерлары белән берлектә кызыклы уеннар тәкъдим итә. Һәр авыл җирлегеннән үз тамашачысы да бар дип әйтсәм дә, ялгыш булмас. Әлеге чыгышларны чыннан да көтеп алалар, көннәр суык булуга карамастан, үзәк чыршы янындагы бәйрәм чараларын калдырмаска тырыша бездә халык. Озын ялларда чыннан да, үзенә бер матур күренеш инде бу. Ә 13 көнне булып узган «Сау бул Иске ел» тамашасы әлеге концертларга быелга нокта куйды. «Алда да район тамашачысы белән шундый җылы, эчкерсез очрашулар насыйп булсын» – мәдәният хезмәткәрләре әнә шул теләктә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев