Чөгендерле кәбестә салаты
Бу тәмле салатны безнең редакция кызлары ел да әзерләми калмый. Бер тапкыр әзерләп карасагыз, сез дә аны үзегезнең иң яхшы рецептлар исемлегенә кертәчәксез. Ә иң мөһиме – ул тиз әзерләнә, озак саклана.

Кирәк:
- 2 кг кәбестә;
- 1 уртача кишер;
- 1 уртача алма;
- 1 уртача чөгендер;
- 1 баш сарымсак;
- 6 аш кашыгы шикәр комы;
- 2 аш кашыгы тоз;
- 150 г үсемлек мае;
- 100 г 9 процентлы аш серкәсе;
- берничә борчак кара борыч;
- 1 дәфнә (лавр) яфрагы;
- 1 литр су.
Кәбестәне шакмаклап турарга, башка яшелчәләрне – эре угычтан, сарымсакны вак угычтан уарга һәм барысын да зур табакка салып, катнаштырырга кирәк.
Кәстрүлгә су, тоз, шикәр, май, серкә һәм тәмләткечләрне салып, кайнап чыкканнан соң 5 минут кайнатабыз һәм кәбестә өстенә коябыз.
Суынганнан соң банкага тутырып, суыткычта саклыйбыз. Банка авызын полиэтилен капкач белән каплыйбыз.
Салат 8 сәгатьтән соң әзер була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев