Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Covid-19 пандемиясен туктатуның бердәнбер вариантын атадылар

Хәзерге вакытта коронавирус инфекциясенә каршы вакцинаның нәтиҗәлелеге күпме дәвам итәчәге билгеле түгел.

Коронавирус инфекциясе пандемиясен туктатуның бердәнбер юлы – халыкның 75 процентын вакцинацияләү. Шул ук вакытта, прививка кампаниясе мөмкин кадәр кыска срокларда узарга тиеш. Бу хакта РИА Новости агентлыгы инфекция өлкәсендәге белгечләрнең Халыкара ассоциациясе президенты, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының йогышлы авырулар буенча элеккеге баш штаттан тыш белгече Ирина Шестаковага сылтама белән хәбәр итә.

Ул билгеләп үткәнчә, халыкның 50 проценттан да азрагын вакцинацияләү эпидемияне туктатырга ярдәм итмәячәк. Бу коронавирус инфекциясе пандемиясенә дә, башка авыруларга да кагыла.

«Пандемияне туктату өчен, бездә халыкның 75 проценты прививка ясатырга тиеш. Иң мөһиме, биредә вакцинацияне өч-биш ел эчендә үткәрү хакында сүз бармый. Сүз вакцинация кампаниясен мөмкин кадәр кыска срокларда үткәрү, тиз арада иммун катлам булдыру турында бара», - дип белдерде ул.

Хәзерге вакытта вакцинаның нәтиҗәлелеге күпме дәвам итәчәге билгеле түгел. Шунлыктан өч-биш ел дәвам итә торган вакцинация прививка ясатучыларның бер өлешендә иммунитетның инде бетүенә китерергә мөмкин.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/11-01-2021/covid-19-pandemiyasen-tuktatuny-berd-nber-variantyn-atadylar-5798016

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев