«Чулпан» лагеренда икенче смена дәвам итә
Волейбол һәм футбол ярышында катнашкан кызлар һәм егетләрнең истәлекле фотолары.
"Чулпан" лагеренда икенче озын смена эшләгәнен хәбәр иткән идек инде. Каенсар урманын яңгыраткан шат балалар авазы күңелләрне җәлеп итте. Баксаң, волейбол һәм футбол ярышлары бара икән.
Нәтиҗәләре түбәндәгечә:
1 нче урын - 3 төркем "Комета"
2 нче урын - 1 төркем "Чемпионы"
3 нче урын - 2 төркем "Барбоскиннар"
4 нче урын - 4 төркем "Кипиш"
Афәрин!
Баланың уңышка ирешүе күп очракта аның тирә-яктагы шартларга яраклаша белүеннән һәм социаль элемтәләр урнаштыра алуыннан тора. Каникуллар вакытында ял лагерьларына бару мөстәкыйльлеккә ирешү, үзеңдә җаваплылык булдыру һәм яңа дуслар табу өчен иң шәп мөмкинлек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев