Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Дару җитештерү күләме арткан

РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында искәртүләренчә, илдә дару куллану күләме 15 тапкыр арткан.

Россиянең дару җитештерүчеләре куәтләрен максималь рәвештә арттырган. РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров «Россия 1» каналы эфирында шулай дип белдерде.

«Бүген барлык җитештерүчеләр дә куәтләрен максималь рәвештә арттырды. Урыннардан вазгыятьнең яхшыруы турында хәбәрләр килә инде», - дип искәртте министр.

Аның сүзләренчә, Россиядә дару куллану күләме 15 тапкыр арткан.

Препаратларга ихтыяҗ арту сәбәпле, Хөкүмәт каршындагы Координация советы утырышында дарулар һәм медицина эшләнмәләрен теркәү буенча гадиләштерелгән системаны 2022 ел башына кадәр озайттылар.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/16-11-2020/rossiyad-ihtyya-kis-k-s-g-b-yle-r-vesht-daru-iteshter-k-l-me-artkan-5785781

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев