Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Динамо-СПб» сакчысы, 19 яшьлек Тимур Фәйзетдинов башына шайба эләгеп вафат булган

12 мартта Ярославльдә Яшьләр хоккей лигасы плей-офф сериясенең икенче матчында Ярославльнең «Локо» уенчылары Санкт-Петербургның «Динамо» уенчыларына каршы уенында «Локо» сакчысы Дмитрий Тювилин шайбаны питерлыларның зонасына ыргыта һәм ул «Динамо»ның 19 яшьлек сакчысы Тимур Фәйзетдиновка эләгә. Бүген ул вафат булган.

«Шайба Тимурның йокы артериясенә эләкте. Сигезенче минутта йөрәген эшләтеп җибәрә алдылар. Табиблар аның хәлен бик начар дип бәяләде. Аппаратлар аның өчен сулый һәм йөрәген эшләтеп тора», — дип сөйләгән булган ике көн элек Тимурның туганы Рамил.

«Тимур бүген арабыздан китте. Континенталь хоккей лигасы һәм Яшьләр хоккей лигасының яңа матчлары бер минут тынлык белән башланачак. Без Тимурны искә алачакбыз. Яшьләр хоккей лигасы Тимурның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша», — диелә Яшьләр хоккей лигасының рәсми сайтында. 

«Динамо Санкт-Петербург» яшьләр хоккей командасының башына шайба эләгүдәнзыян күргән 19 яшьлек капитан Тимур Фәйзетдинов авыр хәлдә. 12 мартта боз аренасыннан аны Соловьев хастаханәсенең реанимациясенә китерделәр, ул әлегәчә шунда күзәтү астында ята. Ярославльгә Тимурның туганнары килгән», — дип язган булган «Ярославль онлайн».

Чыганак: https://intertat.tatar/news/incident/16-03-2021/dinamo-spb-sakchysy-19-yashlek-timur-f-yzetdinov-bashyna-shayba-el-gep-vafat-bulgan-5813039

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев