Әтнә таңы

Дүрт кеше юл һәлакәтендә вафат булган

Бүген иртән республиканың Балык Бистәсе районында коточкыч юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан.

Татарстан трассасында ике җиңел машина бәрелешкән, авариядә дүрт кеше һәлак булган.

«Татар-информ»га бу хакта фаҗига шаһитлары сөйләде. Аларның сүзләренә караганда, авария бер сәгатьләп элек Балык Бистәсе — Котлы Бөкәш автоюлында булган. Биредә «Лада» һәм «КИА» бәрелешкән. 

Реклама

Хәзерге вакытта дүрт кеше һәлак булганлыгы билгеле. 

Авария килеп чыгу шартлары билгеләнә.  

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/incident/23-02-2021/tatarstan-trassasynda-ike-i-el-mashina-b-releshep-d-rt-keshe-lak-bulgan-5808486

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: