Әтнә таңы

Дусым авылында яшәүче туганнан туган абыебыз Кашшапов Рәфкать Кашшап улының 22 гыйнварда 85 яшь тулган көне.

Олы хөрмәткә лаеклы туганнан туган абыебыз, сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйбыз! Сиңа ныклы сәламәтлек, бәхетле озын гомер, тән сихәтлеге

Реклама

телибез. Күңелеңдәге җан җылысының нурын сүндермичә, кайгы-хәсрәт күрмичә, туганнарың белән һәрвакыттагыча дустанә мөнәсәбәттә булып, озын-озак гомер кичереп яшәү насыйп булсын.
Күпме генә бәхет теләсәк тә,
Бик аз булыр кебек тоела.
Бихисап күп игелекләр кылдың
Кешеләргә гомер буена.
Шуңа сине һәммәсе ярата,
Дус-ишләрең йөри кергәләп.
Сәламәтлек, бәхет-шатлык белән
Яшик әле абый бергәләп.
Иң изге теләкләр белән туганнарың Фоат, Һади,
Хатыйп, Динар, Люция, Гөлсия, Лилия, Гүзәл, Әлмира, Гөлсинә, Гөлзидә Гәрәевләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: