Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Дусым хуҗалыгы сугыш чоры балаларына күчтәнәч өләште

9 май - Җиңү көне. Бу изге көндә без сугышта каһарманнарча көрәшкән, хезмәттә тиңдәшсез фидакарьлек күрсәткән, Ватанын өзелеп сөйгән данлы буын вәкиленә чиксез хормәтебезне белдерәбез.

Тиздән Җиңү бәйрәме. 9 май - ул өлкән буынның кан-күз яшьләре, ачлык-ялангачлык аша табылган, үтә кыйммәткә төшкән Җиңү көне. Бу сагышлы бәйрәм, яшь аралаш сөенә торган көн. Без, бүгенге буын, Бөек Җиңү көнен якынайткан ватандашларыбызны һичкайчан онытмаска, һәлак булганнарны данга күмәргә, исәннәр турында һәрчак кайгыртырга тиеш. 
Күпме кайгы-хәсрәт кичергән җиребезгә бүтән беркайчан да сугыш афәте килмәсен иде.Үзәк өзгеч хәбәрләр бүтән булмасын иде. Балаларыбыз һәм оныкларыбыз сугышның җан өшеткеч фаҗигасен беркайчан да белмәсен, ә аналарыбыз, хатын-кызларыбыз, апа-сеңелләребез беркайчан да якыннарын югалту кайгысыннан күз яшьләрен түкмәсен иде! Сезнең һәркайсыгызга саулык, сәламәтлек, иминлек, гаиләләрегезгә, җиребезгә тынычлык телибез!
Рәхмәт сезгә, рәхмәт Ветераннар,
Рәхмәт сезгә, аяз күк өчен!
Рәхмәт сезгә,алсу таңнар өчен!
Рәхмәт сезгә,тыныч көн өчен!
Рәхмәт, Сезгә-имин төн өчен!
Дусым җаваплылыгы чикләнгән күмәк хуҗалыгы әзерләгән бүләкләрне мәдәният хезмәткәре Альбина Хәкимова 18 сугыш чоры баласына таратып, өлкәннәрне  бәйрәм кичәсенә чакырып чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев