Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Джеймс Бондны уйнаган актер Шон Коннери вафат

Джеймс Бонд турындагы фильмның алты сезонында Коннери төп рольне башкара

Британия актеры Шон Коннери вафат булган. Бу турыда Independent басмасына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

«Джймс Бонд ролен башкарган легендар актер Шон Коннери 90 яшендә вафат булды», — дип хәбәр ителә.

Актерның үлеме сәбәбе әйтелмәгән.

Шон Коннери 1930 елның 25 августында Шотландиянең Эдинбург шәһәрендә туа. Ул хәрби-диңгез флотында хезмәт итеп кайткач, актерлык эшенә керешә. Футбол һәм бодибилдинг белән шөгыльләнә.

Аның җитмештән артык кинода роле бар. Иң популяр роле исә MI6 агенты — Ян Флеминг романы буенча төшерелгән фильмдагы Джймс Бонд була. Ул бондиананың алты сезонында төшкән.

1988 елда Коннерига «Оскар» һәм «Алтын глобус» премияләрен бирәләр. Аның барлы өч «Алтын глобус»ы бар.

Ул шулай ук «Имя розы». «Индиана Джонс и последний крестовый поход» һәм башка фильмнарда уйный.

2000 елда аны Бөек Британия королевасы Елизавета II рыцарьлыкка кабул итә. 

Чыганак: https://intertat.tatar/news/incident/31-10-2020/dzheyms-bondny-uynagan-akter-shon-konneri-vafat-5782630

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев