Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Эчү беркемне дә юньлегә илтми

Балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

Кызганычка каршы, бу юлы комиссиядә исерткеч эчемлекләр кулланып, полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган яшүсмерләр эше каралды. Күңелле күренеш түгел. Әти-әни контролен югалткан яшүсмерләр нинди генә хилафлыклар кылмыйлар. Бер яшүсмер машина йөртү таныклыгы да булмаган килеш, җитмәсә, исерткеч эчемлек кулланган хәлдә руль артына утыра. Бәхеткә каршы, диикме, ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана. Шөкер, фаҗига булмый кала. Икенче яшүсмерне, “Туган ягым” паркында алпан-тилпән атлап йөргән вакытта полиция хезмәткәрләре туктата. Кызганычка каршы, ул, исерткеч эчемлек кулланган булып чыга.

Комиссия тарафыннан, яшүсмернең әти-әниләре, шулай ук яшүсмернең берсе административ җаваплылыкка тартылдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев