Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Эш башлаучы аграрийларны өченче «Фермер мәктәбе»ндә катнашу өчен сайлап алу тәмамлана

Татарстан Республикасында «Фермер мәктәбе» укыту проектында катнашу өчен конкурс буенча сайлап алу тәмамлана.

Белем бирү программасын Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә Россельхозбанк оештыра. Укулар Казан дәүләт аграр университеты базасында узачак.

Түләүсез белем бирү программасында агробизнес турында һөнәри белем алу белән кызыксынучы яшь фермерлар катнаша ала. Болар Татарстан Республикасыннан крестьян (фермер) хуҗалыклары башлыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалык тотучылар булырга мөмкин.

 «Фермер мәктәбе»ндә катнашу өчен 29 августка кадәр (шул көнне кертеп) Үз фермерлыгым (Свое Фермерство) аша заявка бирергә кирәк, ә кирәкле документлар исемлеген, презентацияне һәм/яки видеороликны электрон адреска: sh.fermer_rt@mail.ru җибәрергә кирәк. Катнашу шартлары белән тулырак Татарстан  Республикасы  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында танышырга мөмкин.

Һәр катнашучы  бары тик бер проект кына тәкъдим итә ала. Конкурс материаллары Эксперт жюри утырышларында каралачак. Җиңүчеләр “Фермер хуҗалыгы агробизнесы” («Агробизнес фермерского хозяйства»)  252 сәгатьлек яңадан һөнәри әзерләү программасы буенча бушлай укуга сертификатлар алачаклар, соңыннан грант ярдәме алу өчен билгеләнгән үрнәктәге диплом биреләчәк.

Укулар 20 сентябрьдә башлана. Яшь фермерлар өчен «Кошчылык» һәм «Терлекчелек» юнәлешләре буенча теоретик дәресләр һәм күчмә практик мастер-класслар була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев