Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Эшләүче балалар саны арткан

Район мәшгульлек үзәгеннән алган мәгълүматлар буенча җәйге каникуллар чорында төрле оешмаларда, күмәк хуҗалыкларда эшләүче укучы бала лар ның саны июль аенда тагын да арткан.

“Июнь аенда барысы 21 бала эшләсә, июльдә бу сан 27гә җитте. Күмәк хуҗалыклардан тыш, балалар бакчаларында, авыл җирлегендә эшләүчеләр дә бар”, – диде үзәк белгече Гөлнара Галиева. Шулай ук “Демография” проек­ты кысаларында маркет­плейс буенча укулар оештырыр­га да җыеналар. Ә маркетплейсның ни икәнен газетабызның алдагы саннарында язып чыккан идек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев