Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Этләр хәзер паркта йөри

Урам тулы эт дип, күптәннән зарланышабыз.

Кибет тирәләре, элекке базар яны, тукталыш турыларында күпләп йөри алар. Кичке якта урамга чыгарга куркыныч, хәтта. Инде хәзер "Туган авылым" паркына да ияләшкәннәр. Биредә бит олылар гына түгел,балалар да килә. Йөрергә куркыныч. Күбесе муенчаклы ул этләрнең. Инде хуҗасызын хуҗасыз дисең, боларының бит хуҗалары бар, димәк. Этләр белән көрәш күптән бара инде, тик менә этләрен ычкындырып урамга чыгарып җибәрүче хуҗалар турында ни дияргә?!

Райондашлар ник ул этләрегезне ычкындырасыз? Парк тулган бала-чага, шуларның берәрсенә ташланса ни була? Паркта, балалар мәйданчыкларында һәм башка җәмәгать урыннарында бәйсез йөргән этләр өчен административ штраф каралганын беләсезме? Әлеге штрафның суммасы 1000 сумнан алып 2000 сумга кадәр. Ахырдан үпкәләрлек булмасын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Без паркта йөргәндә бер эт бер дә калмый безннң арттан йөрде.