Әтнә таңы

Фатыйма, фатыйма, киявең килә...

Кач, кач.


Кечкенә чакта әлеге шигъри юлларны әйтмичә калган кеше юктыр. Кызыл, өсте кара тимгелле бөҗәккә карата әйтелә әлеге шигырь юллары. Без ул бөҗәкне Фатыйма, хәзерге балалар аны «Божья коровка», диләр.
Бөҗәк күргән кешедә ирексездән шундый реакция туа – аны тизрәк юк итәсе килә. Тик Фатыйма бик күп кешене үзенә тартып тора. Аны яратасы, кулга аласы килә. Фатыйма бөтен җир шарында яшәүче коңгызлар, каты канатлар гаиләсенә керә. Шулай ук Фатыйма авыл хуҗалыгы культураларының күп кенә корткычларын юк итә икән.
Көнбатышта хәтта ул уңыш символы булып санала. Күп кенә илләрдә ул хәтта Кызыл китапка да кертелгән.
Нигә кыш уртасында Фатыйманы искә алды бу, дисез­ме. Сәбәбе шул, бүгенге көндә безнең өйдә яши Фатыйма. Улым аны уенчыклары арасыннан табып алды. Көннәр суытып җибәргәч, аны урамга чыгарасы килмәде. Кечкенә улым, үләр дип курыкты. Аны махсус пыяла савытка урнаштырдык. Ашарына куйдык. Өйнең бер әгъзасы кебек бүгенге көндә дә безнең белән яши Фатыйма.
Интернет челтәреннән укып, аның ниләр ашаганын, нинди мохиттә яшәвен өйрәндек. Савытка чеметеп кенә варенье, повидло, алма кисәге һәм су салып куя­быз. Фатыйма үз җае белән аларны ашап китә. Күбрәк йокларга ярата. Баксаң, кышкы чорда Фатыймалар яшерен урын эзлиләр, яфраклар астына, коры агач кәүсәләренә, таш арасына качалар икән. Шулай ук бина эчләренә дә керергә, тәрәзә рамнары арасында яшеренергә, пәрдә арасына оя корырга мөмкиннәр. Интернет челтәре шундый мәгълүмат бирә.
Инде хәзер Фатыйманы күргән саен, тизрәк көннәр җылытканны көтәбез. Бәлки сездә дә кызыклы хәлләр бардыр. Языгыз.

Реклама

Раилә Минибаева

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: