Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Фәридә кабат җиңү яулады

Хезмәттәшебез, баш редактор урынбасары Фәридә Фаяз кызы Филатова чираттагы уңышка иреште. Юл куркынычсызлыгы проблемаларын яктырту буенча узган “Ышаныч һәм куркынычсызлык” конкурсында җиңеп чыкты.

Редакциябездә “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы”ның Биектау бүлеге начальнигы Алсу Сафиуллина булып, аны ихлас котлап, бүләкләде. Хәер, Алсу Сафиуллина исеме газетаны укучыларга яхшы таныш. Районыбызда еш кунак ул – ЮХИДИ белән бәйле конкурсларның берсе дә аннан башка узмый. Ә менә бу юлы туры газетабыз редакциясенә килде...

Фәридә Филатова исә, ЮХИДИ уздырган һәр конкурсның үзәгендә “кайный”.  Нәтиҗәдә, әлеге бәйгеләр хакында газетабызда берсеннән-берсе матур мәкаләләре дөнья күрә. Аның язмалары аркылы районның иң яхшы автоледие, автобабае һәм иң уңган шоферлары турында беләбез. Ул язган язмаларда юл хәрәкәтен санламаучылар, әледән-әле юл йөрү кагыйдәләрен бозучылар, руль артына исерек хәлдә менеп кунаклаучылар турында хәбәр ителә. Кыскасы, ул бәян иткән мәкаләләрнең асылы – юлларны имин итеп районыбыз халкы куркынычсызлыгын тәэмин итү.

Әнә шул хактагы язмалары белән конкурста катнашып, Фәридә Филатова җиңүче исемен яулады. Аны бу җиңүе белән ихлас котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X