Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Фәрит Мөхәммәтшин, җырчы Фирдүс Тямаевка открытка җибәреп, Татар посткроссингы проектын хуплады

Проектны " Миллиард.Татар" сайты төрле төбәкләрдән килгән татарларны бәйләргә ният белән башлп җибәрде.

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җырчы Фирдүс Тямаевка татар открыткасын юллады. Шулай итеп, ул «Миллиард-Татар» сайтыннан посткроссинг проектын хуплады.

Сайттагы построссинг бүлегендә Фәрит Мөхәммәтшин хатлар җибәрү формасыннан файдаланды. Сайт татар башкаручысы Тямаевка открытка җибәрергә тәкъдим итте. Татарстан парламенты спикеры открыткага кул куйганда музыкантка уңышлар теләде.

Сүз уңаеннан,  кызыклы аю салынган открытканы Казанның «Хатлар Йорты» студиясе эшләгән. Студиядә татар телендә язылган открыткалар чыгаруга басым ясыйлар. Фирдүс аласы открыткада татарча һәм инглизчә "Сәлам Казаннан!" дип язылган.

Чыганак: https://kazved.ru/news/society/09-07-2021/muhametshin-podderzhal-proekt-tatarskogo-postkrossinga-otpraviv-otkrytku-pevtsu-firdusu-tyamaevu-5829713

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев