Габдулла Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумы ир-егетләре котлый
Ихтирам белән Габдулла Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумы ир-егетләре
Җылы кояш нурларына төренеп язның беренче ае – март та килеп җитте. Әлбәттә, әлеге айның иң матур һәм иң олы бәйрәме – 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне.
Шушы мәртәбәле бәйрәм белән коллективыбызның уңган, булган гүзәл затларын котлыйсы килә.
Белем бирү – иң мөһим хезмәтләрнең берсе. Әлеге һөнәр зур сабырлык, ихтыяр көчен таләп итә. Ә Сезгә, хөрмәтле хатын-кызларыбыз, бу сыйфатларның барысы да сыйган. Шул ук вакытта әлеге һөнәрне хатын-кыз башкару, гыйлем бирүнең дәрәҗәсен тагын да арттыра. Киләчәктә дә яхшы сыйфатларыгызны югалтмагыз, бәхеткә төренеп, саулык-сәламәтлек белән яшәгез, гүзәл затларыбыз! Бәйрәмегез мөбарәк булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев