Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әтнәдә яшәүче пенсионер 7000 төп агач утыртып, урман үстерә

Югары Көек авылында яшәүче ветеран-укытучы Габдуллаҗан Нигъмәтҗанов кебекләр безнең төбәктә генә түгел, җир йөзендә сирәктер.

Шунысы кызык, республика матбугатында аны “Халык синоптигы” диләр. Чынлыкта, һава торышын фаразлауны, гомумән, яратмый ул. Ә менә елның ничек килүен, халык сынамышлары нигезендә, инде 50 елга якын күзаллап, калын бер дәфтәргә язып бара. Ул гына да түгел, андый калын дәфтәрләр күп монда – әйтик, кайчан, кайсы көнне һава торышы ничек булган, яңгыр яки кар яуган, буранлаган, кар калынлыгы нинди һәм шуның ише башкалар урын алганы фенологик күзәтүләр дип атала. Шулай да беләсе килә бит: яз ничек килер икән? Бу хакта Габдуллаҗан Нигъмәтҗанов ни уйлый?
– Мин – фаразламыйм, бары халык сынамышлары буенча үземнең күзәтүләрдән чыгып фикер йөртәм, – ди ул.
Ә менә быелгы яз һәм җәй буенча фикерләргә җирлек бирде. Ул теркәп барган меңнәрчә сынамышларның кайберсе кызыксыну уятты. “Кышын кар калын булса, иген мул булыр”, “Агачка бәс кунса, иген уңар”, “Тау башында кар күп булса, җәен җиләк күп булыр”, дигәннәре быелга аеруча туры килә. Нәтиҗәне үзегез ясагыз, газета укучылар. Кар калынлыгын да һәрдаим үлчәп, язып бара ул.
– Әлегә кар калынлыгы уртача 70 сантиметр тирәсе, ә җирдәге туң калынлыгы бер чиректән артык. Узган елны туң булмады диярлек, шуңа күрә кар суы җиргә сеңеп барды. Ә быел, кинәт җылытса, су күп булырга охшаган. Әмма бер җылытып, шуннан суытып торса, былтыргы сыман булырга мөмкин, – дип саный.
Узган елны соңгы 15 елда иң иртә яз килде дип саный ул. “Кар суы уртача 15 апрель тирәсендә китә, былтыр 16 март көнне үк су төште”, – ди.
Тагын бер сынамыш, дөресрәге, монысы үз күзәтүе – яз хәбәрчесе кара карга белән бәйле.
Әгәр кара карга кайтуга авызына чыбык-чабык кабып оя кора башласа, димәк, тиздән көннәр җылыта, яз җитә.

Урманда йөргәндә тукран тукылдаган тавыш та ишетелде. Бу да якынлашучы яз билгесе икән. Бу урманны 5 төрле тукран үз иткән. Боларның барысын да география белән бәйләргә була, шулаймы?
Ә бит ул тарихчы да. Газетабызда дөнья күргән күпсанлы мәкаләләрендә тарихи шәхесләр чагылыш таба. Ә инде Югары Көектәге һәм Түбән Көек авылындагы барлык хуҗалыкларның да 12 буынга кадәрге шәҗәрәсен төзүе соклану тудыра. Шул нигездә Югары Көек халкын – 4 буынга, Түбән Көекләрне 5 буынга кадәр берләштергән ул! Үзеңнең 7 буын бабаңны да ачыклап булмый әле монда...
Ир кеше үз гомерендә йорт салырга һәм агач утыртырга тиеш дигән әйтемне ишетеп беләсездер. Габдуллаҗан абыйның өйләнүенең икенче елында – 1975 елны кирпечтән салган бик иркен йорт-җире кырыеннан, кышкы басудан үзе салган “Сәламәтлек сукмагы” буйлап халык телендәге “Габдуллаҗан урманы”на таба юл алдык. Монысы – үзе бер хикмәт. Хәер, бу хакта бер генә язмадык, республика матбугаты, телевидение, социаль челтәрләр, хәтта тик-токта бу хакта тапшырулар бар. Ә югарыда телгә алган әйтемнең икенче өлешенә килсәк, агач утыртуны 7000 тапкырга арттырып үтәгән ул. Нәкъ шулай, авыл белән янәшәдәге текә ярлы коры елга урынында куе урман үсә бүгенге көндә. 1974 елны утырткан беренче агачны әле дә хәтерли.
– Элек агачны тер­нәк­лән­дереп җибәрү кыенрак булды. Хайван, мал-туар зарарлый иде, шуңа һәр агачны диярлек рәшәткә белән әйләндереп ала идем, монысы шактый вакытны алды. Ә хәзер авылда мал-туарны бик асрамыйлар, шуңа күрә андый проблема юк диярлек, – ди.
Ул гына да түгел, мондагы һәр агачның тарихын, утырту вакытын хәтерли. Урманны үзе үк чистарта да икән. Әрдәнәләп өелгән агачка күз салуымны күргәч, “Узган ел көчле давыл булды, хәйран агачны сындырды, түнтәрде. Улларым белән аларны җыеп, кисәсен – кис­тек, кирәкмәгәнен – ташладык”, – ди. Агачлардагы бихисап күп сыерчык ояларына да игътибар иттек. Алары 113 икән – черемәсен өчен астына һәм өстенә калай кадаклый һәм агачларга ремень каеш белән беркетә. Югыйсә, агач үсә торгач кадак какшап, оя ишелергә дә мөмкин.
Уннан артык төрле кош оя кора икән монда. Урман эченә сукмак буйлап бераз керүгә бик матур чишмә каршы алды. Авыл мәчете ярдәме белән әйләнә дә корганнар, чишмәне дә тышлаганнар. Чишмәнең хикмәте шул – суы бик тәмле, әйтүенчә: “Секунд саен 1 литр суы чыга”.

Төп гаҗәбе – урман үзе. 1974 елдан бүгенге көнгә кадәр чорда 7 меңнән артык – 61 төрле агач утырткан ул.

Кошлар, хайваннар, кырмыскалар ярдәме белән, орлыктан һәм тамырдан үрчү нәтиҗәсендә хәзер урман шактый нык җәелгән. Ул гына да түгел – шунда ук урман үсемлекләре, төрле чәчәкләр утырткан, хәтта урман кырмыскалары да җибәргән. Кыс­касы, соклангыч шәхес ул Габдуллаҗан Нигъмәтҗанов. Үзе бер!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев