Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Галимнәр коронавирусның гадәти булмаган симптомын атады

Кайсыбер пациентларның аяк табаны, аяк бармаклары кызару һәм шешү күзәтелгән.

Халыкара дерматология берләшмәләре лигасы һәм Америка дерматология академиясе галимнәре ачыклаганча, яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе белән авырганда ютәл, температура күтәрелү һәм ис сизмәү рәвешендәге типик симптомнар гына түгел, аяк бармакларының ялкынсынуы да булырга мөмкин. Бу хакта The Telegraph газетасы хәбәр итә.

Галимнәр китергән мәгълүматлар буенча, күп кенә пациентларның аяк табаны, аяк бармаклары кызарган һәм шешеп чыккан. Әлеге күренеш 1-4 атна дәвам иткән. Кайбер пациентларда исә бу симптом берничә ай дәвамында сакланган.

Галимнәр хәзер коронавирусның әлеге симптомы нәрсә белән бәйле икәнлеген ачыкларга җыена.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/30-10-2020/galimn-r-koronavirusny-gad-ti-bulmagan-simptomyn-atady-5782292

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев