Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Галимова: Министрлар Кабинетында Миңнеханов тәкъдиме нигезендә битлек режимы саклана

Татарстан Министрлар Кабинетында коронавирус инфекциясен кисәтү өчен барлык чаралар да үтәлә.

Әйтик, киңәшмәләр вакытында барлык катнашучылар да, инфекция йоктырмас өчен, битлек режимын саклый. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова журналистлар катнашында узган брифингта шулай дип белдерде.

«Бездә кичә республика Иминлек советы утырышы булды, әлеге киңәшмәдә катнашучылар битлектән иде. ТР Президентының битлек кию турындагы тәкъдимен барысы да тайпылышсыз үти», – дип искәртте Галимова.

Ул билгеләп үткәнчә, мондый саклану чаралары ковид йоктыручыларның яңадан артуына юл куймас өчен кирәк.

Элегрәк Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ябык бүлмәләрдә кешеләр тыгыз аралаша торган хезмәт коллективларында битлек режимын активлаштырырга кушкан иде. Ул шулай ук вакцинация эшен дәвам итүнең әһәмиятен искәртте.

Соңрак шәһәр һәм район хакимиятләренең битлекләргә кире кайта башлавы турында билгеле булды. Чаллы һәм Әлмәт башлыклары үз хезмәткәрләренә гражданнарны кабул иткәндә шәхси саклану чаралары кулланырга кушкан.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев