Гармун моңы күңелләрне айкый
Бәрәскә мәдәният йортында «Уйнагыз гармуннар» исемле кичә узды. Мондый кичәләр, очрашулар дәвамлы булсын иде.
Бәрәскә мәдәният йортында, Түбән Бәрәскә авылы китапханәсе каршында эшләп килүче «Мирас» клубына йөргән, хәзергесе вакытта лаеклы ялда булган, ветераннарыбыз башлангычы белән бик матур, эчтәлекле кичә узды. Тарихта лаеклы урын алган җәүһәр ул гармун. Мәхәббәт шаһиты да ул гармун, сөйгән ярларга тирән хисләрне җиткерүче дә. Берәү дә битараф кала алмый – барысының да күңеле актарыла иде ул көйләрдән: яшьләр тагын да дәртләнә, өлкәннәрдә өмет уяна...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев