Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Георгиннарны ничек сакларга?

Бакчада үскән күпьеллык чәчәкләрне кышка әзерлик.

Беренче кыраулар георгин чәчәгенең яфракларын өшеткәч тә, аның бүлбеләрен сәнәк белән казып алырга кирәк. Сабагын 15 сантиметр калдырып кискәч, бүлбеләрне туфрактан чистартып, сорты язылган этикетка беркетеп куегыз. Киләсе язга утыртыр өчен урын сайлаганда, георгинның төсен, биеклеген, формасын белеп торсаң, бик уңайлы.

Бүлбеләрне киптерер өчен берничә көнгә гәзиткә тезеп куегыз. Соңыннан ком тутырылган тартмаларга салып, базга төшерсәгез дә була. Гладиолус, георгин кебек чәчәк бүлбеләрен әледән-әле тикшереп торырга киңәш ителә. Чери башлаганнарын шунда ук алып ташлагыз.

Хризантема, лилия, пион чәчәкләрен кыска гына кисеп, төпләренә туфрак яисә тирес өеп куегыз. Көннәр ныклап салкынайткач, аларны яхшылап күмәргә дә була.

Чәчәк түтәлләрен дә көздән тирес, көл кертеп, яхшылап казып калдырырга онытмагыз.

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Georginnarni-nichek-saklarga-524349/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев