Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Гитаралы кич

12 август – Халыкара яшьләр көне уңаеннан Әтнә үзәк китапханәсе яшүсмерләрнең җәйге ялын күңелле һәм файдалы итеп үткәрү максаты белән “Туган ягым” ял паркында «Гитаралы кич» исемле әдәби-музыкаль кичә оештырды.

Кичәгә заманча музыка белән кызыксынган, гитара уйнарга яраткан, гитара моңнарына битараф булмаган 14-22 яшьлек яшүсмерләр җыелды. Кичәне китапханәнең актив китап укучысы Галимҗанова Алсу алып барды. Кичәбез кунаклары – Габдулла Тукай исемендәге  Әтнә дәүләт драма театры артисты Сидеев Дамир, авылыбыз яшьләре Вагапов Адель, Галиахметова Сөмбел гитарада уйнадылар, һәрберсе үзләренең яраткан җырларын башкардылар. Башкалар да аларга кушылып бергәләп җырлап, аралашып күңел ачтылар.   

    Әтнә үзәк китапханәсенең

әйдәп баручы китапханәчесе

 Альбина Төхфәтуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев