Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Гөлназ Сираева «сарымсаклы мунча» керергә өйрәтә

«Сарымсаклы мунча» вирусларга каршы көрәшә һәм сулыш юлы авыруларын дәвалый», — ди җырчы. 

Җырчы Гөлназ Сираева үзенең инстаграм сәхифәсендә «сарымсаклы мунча» рецепты белән уртаклашкан. 

«5-6 тырнак сарымсакны чистартып, кыргычтан чыгаралар. Вак итеп турарга да була. Бу очракта сарымсакны чистарту таләп ителми. Аның кабыгы да пар белән бергә файдалы матдаләр бүлеп чыгара.

Вакланган сарымсак өстенә 0,5-0,7 литр кайнар су агызып, берничә сәгатькә төнәтергә калдыралар. Төнгә термоска салып куярга да була. Төнәтмәне сөзәләр. 

Парланганда сарымсакның хуш исе килеп торсын өчен ташка кайнар су, аннары сарымсак төнәтмәсе, кабат тагын бер тапкыр кайнар су сибәләр. Шифалы пар белән сулыйлар», — дип яза ул.

Чыганак : https://intertat.tatar/news/social/27-10-2020/g-lnaz-siraeva-sarymsakly-muncha-kererg-yr-t-5781108

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев