Гуманитар ярдәм җибәрергә әзерлек бара
Габдулла Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумы студентлары токмач кистеләр.
Пешекче булырга укучы студентлар «Ярымфабрикатлар әзерләү буенча» практика кысаларында махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезгә токмачлар әзерләделәр.
Әлеге игелекле эшкә керешкән егет-кызлар һәм укытучылары белән дә сөйләшеп кайттык.
— Йөрәк һәм күңел җылысын биреп эшлиләр егет-кызларыбыз. Дүшәмбе көнне эшкә керешкәннәр иде. Башта 12 тартма әзерләделәр. Аннары тагын шуның кадәр әзерләргә дип сөйләштек, — диде техникум директоры Резеда Гарипова.
Әтнә районы махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезгә чираттагы гуманитар ярдәмне җибәрергә әзерләнә. Шул уңайдан, һәркем ничек ярдәм итә ала, шулай үз өлешен кертергә тырыша. Техникум коллективы моңа кадәр дә читтә калмады.
— Укытучылар һәм студентлар белән бергә гуманитар ярдәм әзерләп җибәрә идек. Бу юлы инде токмач җәеп, кисәргә булдык. Аның башка төр ярдәме дә булачак, шуңа өстәп токмач да әзерләдек. Укытучылар белән фикерләштек, киңәштек тә, токмачны суга гына пешереп булмый бит инде. Тушенка да җибәрергә дип сөйләштек, — диде җитәкче.
Токмач кискән егет-кызлар белән дә аралаштык. Иске Мәңгәр авылы кызы, 3 курс студенты Гөлия Хафизова:
— Чын күңелдән эшләгәч, токмач кисү авыр булмады. Иң мөһиме ир егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсыннар, — диде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев